16 октябрь 2026 материаллары
-
Яңалыклар
Казан зооботаника бакчасына Калмыкиядән ике дөя китергәннәр
Казан зооботаника бакчасында ике үркәчле яшь дөяләр яши башлады. Калмык токымлы ике ата дөяне Татарстанга Калмыкия Республикасы башлыгы Бату Хасиков бүләк итте.
-
Яңалыклар
Татарстанда үсмерләр катнашында җинаятьләр саны кимегән
Быел 9 ай эчендә яшүсмерләр катнашындагы җинаятьләрнең гомуми саны 10,4 процентка кимегән. Нигездә бу урлау, мошенниклык һәм хулиганлык. Җинаятьләрдә 472 балигъ булмаган бала катнашкан. Аларның 42 проценты – мәктәп укучылары, 29 проценты – көллият һәм техникум студентлары, 31 проценты – эшләмәүчеләр һәм укымаучылар.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов: «Һиндстан Татарстанның төп тышкы икътисадый партнерлары рәтенә керә»
Һиндстан Татарстанның төп тышкы икътисадый партнерлары рәтенә керә. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «TIME» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Һиндстанның эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашуда белдерде. Форум Уникаль осталык үзәгендә уза. Очрашуда Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар катнашты.
-
Авыл
Эшсөяр
Авыл кешесенең иртәсе сәгать теле белән түгел, ә кояш чыгу һәм мал-туар тавышы белән исәпләнә. Шәһәр шау-шуыннан ерак, тыныч кына бер почмакта яшәүче гади авыл апасының һәр көне – тырышлык, сабырлык һәм йөрәк җылысы белән сугарылган яңа бит. Көне иртәнге чыклы сукмактан башланып китүче Фәния Хәйруллинаның көндәлек мәшәкатьләре, уй-хисләре һәм тормыш фәлсәфәсе турында булыр язмабыз.
-
Яңалыклар
Заман геройларын эзлиләр: республика премиясенә гаризалар кабул ителә
Җәмгыятьтә ватанпәрвәрләрнең уңай образын булдыру, тирә-юньдәгеләргә ярдәм, каһарманлык күрсәткән республика халкына рәхмәт белдерү, гражданлык һәм социаль активлыкны арттыру максатыннан премия бирәчәкләр.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов Һиндстанның Россиядәге Илчесе белән очрашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар белән очрашты. Очрашу «TIME» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кырларында узды. Быел форум Уникаль осталык үзәгендә уза, дип хәбәр итә ТР Рәисе Матбугат хезмәте.
-
Яңалыклар
Татарстан онкологлары бөердән йөрәккә кадәр диярлек барып җиткән шеш тромбын алган
Пациентның уң як бөерендә аны тулысынча диярлек басып алган зур шеш тапканнар. Тикшерү нәтиҗәсендә шешнең бөер чикләреннән үк чыгуы билгеле була. Бөердәге кан тамыры аша ул йөрәккә кан кайтара торган иң эре кан тамырларының берсе – аскы куыш кан тамырына таралган.
-
Яңалыклар
Рөстәм Миңнеханов «Россия – Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсе белән танышты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Һиндстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Винай Кумар «Россия – Һиндстан: төбәкара партнерлык» күргәзмәсендә булдылар. Экспозиция «ТАЙМ» II Россия-Һиндстан бизнес-форумы кысаларында Уникаль осталык үзәгендә оештырылган.
-
Марат Кәбиров
Ачкыч
Менә без планнар корган булабыз, эшләребезне тәртипкә салырга тырышабыз. Яхшы нәрсә инде бу. Кайчагында үзебез теләгәнчә килеп тә чыга. Шуннан үзебезне язмыш хуҗасы сыманрак тоябыз. Тик тормышның бөтенләй көтелмәгәнчә борылышлары да җитәрлек.
-
МӨҺИМ
Дөньяда күп нәрсә белдем... Туган тел дәреслекләреннән нигә зарланалар?
Җиңел түгел! Туган телне өйрәтә алмаган чакта, укытучылар да, әти-әниләр дә дәреслектән зарлана башлый. Боларны кем төзи икән, дип аптырарга да туры килә. Ә авторларның үз җавабы: укытканда яңа ысулларны файдаланмасаң, алтыннан койсаң да юк. Кайсыларына ышанырга? Замана баласына нинди китап кирәк? «ВТ» хәбәрчесе исә ике арада туган сораулар төенен чишәргә тырышты.
-
Яңалыклар
Быел балалар катнашында булган юл һәлакәтләрнедә үлүчеләр саны арткан
Быел 9 ай эчендә Татарстан юлларында 2234 юл-транспорт һәлакәтендә 244 кешенең гомере өзелгән, 2684 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган.
-
Яңалыклар
Казанда «Кадрлар» ярминкәсе узачак
Республикада «Чиста булачак» экология хәрәкәте белән «Заповедный Татарстан» проекты яшьләрне махсус саклана торган урыннарга чакырган. Татарстанның 12 районыннан 40 укучы тыюлыклар турында белем туплаган. 54 волонтер өч тыюлыкка барган. Бу хакта «Татар-Информ»да узган очрашуда «Заповедный Татарстан» проекты кураторы Александр Пайгачкин сөйләде.
-
Яңалыклар
Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum»ның 2027 елгы оештыру комитеты утырышын үткәрде
Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVIII Халыкара икътисади форумына әзерлек буенча оештыру комитеты утырышын үткәрде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясе Президенты киңәшчесе Антон Кобяков һәм федераль ведомстволар вәкилләре катнашты.
-
Яңалыклар
«ТАЙМ»да уртак мәгълүмат мәйданын булдырырга тәкъдим иттеләр
Казанда узучы «ТАЙМ» II Росия-Һиндстан халыкара форумында Россия һәм Һиндстан Хөкүмәтләре, шулай ук, халык таяна алырлык бердәм цифрлы мәгълүмат платформасы булдырырга тәкъдим иттеләр. Бу хакта The India Abroad басмасы хәбәрчесе Шиха Салари әйтте.
-
Яңалыклар
Татарстанда федераль юлларның яктыртылган участоклары озынлыгы 414 чакрымга кадәр арта
Татарстанда федераль автомобиль юлларының яктыртылган участоклары озынлыгы, 39 чакрымга артып, 414 чакрымга җитәчәк. «Волго-Вятскуправтодор» башлыгы Илнур Нурмөхәммәтов «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.